Пешекчеләр бүген бәйрәм итәләр
Барыбыз да тәмле ашарга, күпләребез пешеренергә яратабыз. Бигрәк тә ял көннәрендә, төрле-төрле ашлар әзерләп, камыр ризыклары пешереп, якыннарыбызны сыйлыйбыз.
Бүген - андыйлар өчен аеруча истәлекле көн. 2004 елдан башлап, 20 октябрьне Халыкара пешекче көне буларак билгеләп үтәләр.
Чын пешекче булыр өчен, зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессионал кул астында булган продуктлардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле. Пешекче һөнәренең килеп чыгышы бик борынгыдан килә. Безнең сәламәтлек, сыйфатлы ризыклар белән туклану, кәефебез пешекченең нинди ризык белән сыйлавына бәйле.
Хөрмәтле дуслар, ә сез якыннарыгызны нинди ризыклар белән сыйлыйсыз? Серләрегезне безнең белән дә уртаклашыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев