САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район ветераннары Фалия Әхмәтҗанованы олуг юбилее белән котладылар 

Александровка авыл җирлеге ветераннар советын Фалия Зәкиҗан кызы Әхмәтҗанова 14 ел җитәкли. Нәтиҗәле хезмәте өчен ул бүген ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасының “Ветеран хәрәкәтендәге казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнде.

Аны һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. 21 июльдә Фалия апага 75 яшь тулды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин, районның авыл җирлекләре ветераннар советлары җитәкчеләре, ветераннар хәрәкәте активистлары шул уңайдан аңа иң матур теләкләрен җиткерделәр, юбилярның тормыш елларын шигъри юлларга салып, көй-моңнарга кушып бүләк иттеләр. Бәйрәм “Ташлыяр” чишмәсендә табигать почмагында узды. 
Бу хакта тулырак язманы газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев