САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миңнехуҗина Мәдинә Миңнәхмәт кызына - 90 яшь

Бүген Миңнехуҗина Мәдинә Миңнәхмәт кызына 90 яшь тулды. Каран авылында гомер кичергән ветеран бүгенге көндэ балалары тәрбиясендә яши.

Я Әлмәт шәһәрендә - кызларында, я улларында кунак булып хөрмәттә йөри. Юбилеен Янурыс авылында яшәүче улы Инсаф белән килене Нәфисә гаиләсендә бәйрәм итте ул. Олуг юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авыл ветераннар советы рәисе Вәсилә Загрудная, балалары, оныклары, якыннары да иң изге теләкләрен җиткерделәр, сихәт гомер теләделәр.
- Балаларым бик әйбәт булдылар, бик хөрмәтлиләр, оныкларым да "әнкәй" дип дәшә, шуңа озак яшимдер, тормышымнан бик канәгать, Аллаһка шөкер, - диде Мәдинә апа.
Юбиляр турында тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев