САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Журналист Фәнис Фәтхи вафат

22 ноябрь көнне журналист Фәнис Фәтхи вафат булды.

Фәнис Фәтхи (Фәткуллин) 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1979 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли, дип яза Азатлык. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда "Кызыл таң" газетына эшкә күчә. Шул ук елда Азатлык радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли башлый. 1993 елның сентябрендә Азатлыкның Мюнһендагы баш фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр эшли. Радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябренә кадәр хезмәт итә.+   1998 елда журналист Уфага кайта һәм Азатлыкның Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли. 1999 елның маеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Интертат" электрон газетының Башкортстандагы хәбәрчесе вазифаларын башкара. 2011 елда Татарстанның "Яңа Гасыр" телекомпаниясенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәге мөдире итеп билгеләнә.

Реклама

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23959

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X