САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әти-әнисе ачлыктан интектергән дүрт айлык игезәкләрнең берсе үлгән

Май азагыннан алып, 4 июньгә кадәр яшь әти-әни дүрт айлык балаларын ашатмаган.

Үзләре исә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм балаларны карауны берәүгә дә кушмаган. Нәтиҗәдә, сабыйларның берсе хастаханәдә үлгән. Бу хәлләр Камчаткада булган.  1997 елгы әни һәм 1985 елгы әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, алар балаларын дүрт көн дәвамында ашатмаган, карамаган, асларын да алыштырмаган. Балалар авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. Тик малайның гомере реанимациядә өзелгән. Кыз бала хәзер рәтләнеп килә, диелә хәбәрдә. 

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев