САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Совет районында өч автобус янган

Янгын Гадел Кутуй урамындагы автостоянка территориясендә чыккан.

Казанның Совет районында өч автобус янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төнлә ут белән көрәшүчеләргә Гадел Кутуй урамындагы 86нчы йорт каршында урнашкан автостоянка каравылчысы шалтыраткан. Ул төзелеш корылмасына ут кабуы хакында хәбәр иткән.

 

6нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, ялкын телләре ике «ПАЗ», шулай ук «Хендэ» автобусын камап алган була инде. Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган каравылчылар корылма һәм автобуслар эчендә беркем дә булмавын әйтә.

Янгынны 26 минут эчендә тулысынча сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, төзелеш корылмасы һәм ике «ПАЗ» автобусы янып беткән, «Хендэ» автобусы өлешчә зыян күргән. Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. 

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев