САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА - ЯҢА МӘКТӘП ДИРЕКТОРЛАРЫ

Сафиуллин Ленар Фирдәүс улы Сарман гимназиясе директоры итеп билгеләнде.

Ул 1998 елда – Сарман урта мәктәбен, 2003 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 2003-2011 елларда Сарман урта мәктәбендә технология һәм эшмәкәрлек укытучысы булып эшләгән. Аннан эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. 2016 елда Петровка Завод урта мәктәбенә директор итеп куелган. Бу вазифаны 2019 елның сентябренә – Сарман гимназиясенә директор итеп билгеләнгәнче башкарган.

Гаиләле, тормыш иптәше белән алты бала тәрбиялиләр.

 

Илдаров Айдар Илдар улы Җәлил бистәсенең икенче санлы урта мәктәбе директоры итеп билгеләнде.

Ул 1991 елда Рангазар авылында туган. 2014 елда Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтын технология һәм эшмәкәрлек укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган. 2014 елның сентябреннән 2019 елның сентябренә кадәр Җәлилнең икенче санлы урта мәктәбендә технология укытучысы булып эшләгән.

Гаиләле. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр.

 

 

 

Закиров Радик Тәбрик улы Петровка Завод урта мәктәбе директоры итеп билгеләнде.

Ул 1965 елда Үзбәкстан ССРның  Сырдарья өлкәсенең Янгиер шәһәрендә туган. Сарман урта мәктәбен, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. 1985 елдан Янурыс урта мәктәбендә – физкультура укытучысы, 1991 елдан Сарман пионерлар йортында – кул көрәше буенча тренер-укытучы, 1991-1995 елларда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән.1997-2002 елларда читтән торып Кама дәүләт физик культура институтында белем алган. 1999 елдан Сарман гимназиясендә физкультура укытучысы булып эшләгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев