Сарман аграр көллиятендә дә Белем бәйрәме үз югарылыгында узды. Һөнәр үзләштерергә килгән 453 студент өчен быелгы ел да зур тәҗрибәләргә, яңа ачышларга бай булачак.
Иң элек тантанада катнашучыларны көллият директоры Илфат Нигъмәтуллин сәламләде, яңа уку елының уңышлы булуын теләде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов яңа уку елы уңаеннан тәбрик сүзләре җиткерделәр. Яр Чаллы элеваторы генераль директоры урынбасары Руслан Шәхмәтов, Зәй икмәк предприятиесенең кадрлар бүлеге инспекторы Альбина Котова, “Минзәлә офыклары” агрофирмасының Кадрәк бүлекчәсе механигы Рәсүл Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Гөлүс Фәттахов, бәйрәм белән тәбрикләп, җәйге чорда хезмәт куйган алдынгы студентларны бүләкләделәр. Соңыннан, яңа уку елы башлануын белдертеп, беренче кыңгырау чыңлады.
Нет комментариев