Җәмгыять

Роскачество мәктәп укучылары өчен куркынычсыз ризыкларны атады

Баланың мәктәпкә алган ризыгы берничә сәгать суыткычсыз саклана. Шуңа күрә ланч-бокска бүлмә температурасында бозылмый торган ашамлыклар гына салырга кирәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Роскачество эксперты Елена Спеценко сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, балаларга тулы бөртекле икмәк, эчлексез булочка яки ватрушка, галет печеньесы бирергә мөмкин. Яшелчә һәм җиләк-җимештән алма, груша, кишер һәм сельдерей кулай. Ә татлы ризыклардан өйдә пешерелгән печенье, җиләк-җимеш кагы, зефир, киптерелгән җиләк-җимеш яки чикләвек сайларга киңәш ителә.

Шул ук вакытта тиз бозыла торган ашамлыкларны мәктәпкә бирү тәкъдим ителми. Алар арасына ак май яки кызыл балык белән ясалган бутербродлар, майонезлы һәм кайсаклы ризыклар, паштет, колбаса, котлет һәм пешкән йомырка керә. Шулай ук суыткычсыз тиз бозыла торган эчмә йогуртлар белән эремчек сырчыкларын да алмау хәерле. Кремлы тортлар, фритюрда пешерелгән снеклар, фри бәрәңгесе һәм татлы газлы сулар да балага файда китермәячәк.

Төрле төркемдәге ризыкларны бергә кушу кабымлыкны туклыклы һәм файдалы итә. Аналитиклар исәпләвенчә, бала өчен көндәлек ризык җыелмасы уртача 58 сумга төшә (атнага якынча 290 сум). Мисал өчен, эчлексез булочка, алма һәм чикләвектән торган туклыклы вариант 61 сум тирәсе торачак (315 ккал, 7 г аксым, 12 г май, 48 г углевод). Ә иң экономияле комплектка ватрушка, сельдерей һәм чикләвек керә — аның бәясе 40 сум тирәсе (275 ккал, 8 г аксым, 11 г май, 34 г углевод).


Нет комментариев