Бүген районыбызның 3443 укучысы өчен беренче кыңгырау чыңлады.
Беренче сыйныфка керүче 217 нәни кыз һәм малайга ул гомерләрендәге тәүге кыңгырау булды. Белем дөньясына чакыручы тавыш аларны озата килгән әти-әниләре, әби-бабалары, якыннары күңелендә дә озак сакланыр әле.
Сарман гимназиясендә узган бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар – район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов, “Җәлилнефть” җәмгыяте профком рәисе Люция Маринина, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район прокуроры Алексей Панишев катнаштылар.
Иң элек укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне мәктәп директоры Ләйлә Алексеева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Фәрит Мөнәвир улы, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да укучыларга, мәктәп коллективына уңышлар теләделәр. Ринат Рафаэль улы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау сүзләрен ирештерде, бәйрәм белән котлады. Люция Маринина нефтьчеләр оештырган бәйге җиңүчеләре бүләкләде. Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Айрат Бакиров та укучыларга имин көннәр теләде, тырышып белем алырга өндәде.
Беренче сыйныфка керүче малайлар һәм кызлар әйтер сүзләрен шигырь һәм җыр юлларына салганнар иде. Алар район башлыгының бүләгенә дә ия булдылар. Белем ачкычы нәниләрне фәннәр дөньясына чакырды. Аннан барлык укучылар да беренче дәрескә кереп киттеләр.
Нет комментариев