1 сентябрьдән Россиядә ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләрне җаваплылыкка тартуның яңа тәртибе гамәлгә керде.
«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, бер үк хокук бозуны теркәү арасында хәзер кимендә 24 сәгать вакыт узарга тиеш. Димәк, әгәр машина йөртүчегә иртән полиссыз йөргәне өчен штраф язылса, аны шул ук көнне кабат җаваплылыкка тарта алмаячаклар, әмма икенче көнне яңадан штраф салу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта штраф күләмнәре үзгәрешсез калды: беренче хокук бозу өчен 800 сум каралган, ә ел эчендә кагыйдәне кабат бозган очракта 3 меңнән 5 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Яңа тәртип ОСАГО булу-булмавын юлдагы видеокамералар аша автоматик рәвештә тикшерүгә күчү өчен әзерлек этабы булып тора.
Нет комментариев