Җәмгыять

Сентябрь башында Татарстанда һава 28 градуска кадәр җылытачак

Ай башында республикада яшәүчеләрне җылы һава торышы көтә, урыны белән бераз яңгыр явып узарга мөмкин. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак.

Пәнҗешәмбе, 3 сентябрьдә, төндә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, көндез аерым районнарда бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 5–10 метр, көндез секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус булса, көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак.
Җомга, 4 сентябрьдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил юнәлешен көнбатышка алыштырачак, тизлеге секундына 4–9 метр, көндез секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +10..+15, көндез +20..+25 градус арасы булачак.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, сентябрьнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак (республика буенча норма — +14,3°, Казан өчен — +14,8°). Һава торышының җылынуы Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысы белән бәйле.


Нет комментариев