Җәмгыять

Татарстан эш бирүчеләре МХО ветераннары өчен эш урыннары бүләчәк

Татарстанда 1 сентябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча яңа таләпләр гамәлгә керде. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Яңа тәртип штатында 200дән артык кеше эшләгән оешмаларга һәм предприятиеләргә кагыла. Эш бирүчеләр коллективтагы хезмәткәрләрнең уртача санының 1 проценты күләмендә эш урыннарын МХО ветераннары өчен бүлеп бирергә тиеш. Республика буенча бу таләп 800дән артык предприятиегә кагылачак.

Шул ук вакытта билгеле бер чыгармалар да каралган. Квота кулланылмый торган очраклар:

  •  Инвалидларның иҗтимагый берләшмәләрендә;
  •  Банкрот дип танылган эш бирүчеләрдә;
  • Хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүче оешмаларда;
  • Мәшгульлек хезмәтендә тиешле кандидатлар булмаган очракта.

Яңа ярдәм чарасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыруны җиңеләйтүгә һәм аларның тыныч тормышка тизрәк яраклашуын тәэмин итүгә юнәлтелгән.


Нет комментариев