Төнлә һәм иртән юлларда күрү мөмкинлеге кискен начараю сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкны аеруча сак булырга чакыра. Автомобиль йөртүчеләргә тизлекне киметергә, тиешле дистанцияне сакларга һәм томанга каршы утларны кабызып хәрәкәт итәргә киңәш ителә. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда игътибарлы булу, шулай ук балаларны күзәтүсез калдырмау һәм өлкән яшьтәге яки сәламәтлекләре начар булган кешеләргә ярдәм итү мөһим.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кичекмәстән 112 бердәм номерына шылтыратырга кирәк.
Нет комментариев