САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк китапханәдә яшьләргә үз юлларын табарга ярдәм итәләр

Сарман үзәк китапханәсе 2021 елда “Татнефть”нең хәйрия фонды оештырган конкурста «Мәдәният оешмаларын җиһазлар белән тулыландыру» номинациясендә катнашып, грантка ия булды.

Нәтиҗәдә китапханәдә яшьләр өчен ял итәрлек матур гына территория барлыкка килде. Грантның темасы - «Библиотека Alpha-поколения». Бу акчага китапханәдә кәнәфи, компьютерлар, су эчү җайланмасы, виртуаль шлем, яңа китаплар, матур өстәлләр, китап киштәләре алынган, заманча көй яздыру студиясе булдырылды.
Шушы проектны гамәлгә ашыру максатыннан, китапханәдә «Ышанычка һәм танылуга ничек ирешергә» дип исемләнгән тренинг та үткәрелде. Аны якташыбыз - татар блогеры Айсылу Хафизова-Шакирова алып барды. Тренингта Сарман гомум белем бирү мәктәбенең 10 «А» сыйныф укучылары катнашты. Кунагыбыз блогерлык эшен башлау һәм алып бару турында аңлатты. Шулай ук укучыларыбызның күп кенә сорауларына җаваплар бирде. Әлеге очрашу бик җанлы һәм файдалы булды.

#сарманүзәккитарханәсе#сармановскаяцентральнаябиблиотека#волонтерыкультуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев