САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман районы командасы республика олимпиадасында призлы урыннар алды

18-24 июнь көннәрендә “Кояшлы” сәламәтләндерү лагерында яшь геологларның VI республика ачык кыр олимпиадасы үткәрелде.

Бу атна чын мәгънәсендә ачышлар һәм гамәлләр, омтылышлар һәм шатлыклы җиңүләр, очрашулар һәм көндәшләр арасында көрәш атнасы булды. 
Быелгы ярышларда республикадан, Кырым һәм Казахстаннан, Үзбәкстаннан 37 команда катнашты. 300 дән артык яшь геолог “геология” дигән җитди фәндә үзләренең көчләрен сынап карарга, “иң яхшы команда” исемен яуларга карар кылдылар. 
Бу олимпиадада алтынчы тапкыр Сарман районын Җәлил поселогы беренче урта мәктәбенең “Самородоклар” командасы (җитәкчеләре – Н.Мостафина һәм Ә.Шакирова) тәкъдир итте. Балалар берничә көн дәвамында урында гамәли һәм теоретик биремнәр эшләделәр: минералогия, палеонтология, гидрология, радиометрия, кырда урнашуны оештыру нигезләре һәм башкалар буенча ярышлар үттеләр. Геологик ярышларның һәр төрендә контроль вакыт билгеләнде, катнашучы әлеге ярыш кагыйдәләре буенча каралган отчет материаллары тапшырды. 
Олимпиада вакытында шулай ук түбәндәге геологик конкурсларны үткәрү каралган иде: “Геология һәм без” күргәзмәсе”, “Фотография”, “Рәсем”, “Таштан эшләнмә”. Конкурслар буенча тапшырылган эшләр балларда бәяләнде. 
Түбәндәге мәдәни чаралар да үткәрелде: үзешчән сәнгать конкурсы, спорт ярышлары, Әлмәт шәһәренә һәм Шөгердәге нефть музеена экскурсия. 
Безнең “Техника куркынычсызлыгы нигезләре” (Азат Солтанов, Илүзә Әхбирова, Равилә Гадиева), “Радиометрия” (Азат Солтанов, Григорий Титков), “Палеонтология” (Аида Гыйльметдинова), “Гидрология” (Илназ Идиятуллин, Аида Гыйльметдинова) яхшы нәтиҗәләр бар. “Кырда урнашуны оештыру” ярышларында безнең команда (Диләрә Гыйбадуллина, Илназ Идиятуллин, Гриша Титков, Азат Солтанов) III урынны яулады. Илназ Идиятуллин “Геологик кисем” ярышында бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, 6 нчы урынны алып, иң көчле унлыкка эләкте. Геологик конкурслар да бик кызыклы үтте, аларда “Самородоклар” актив булдылар. Равилә Гадиева “Фотография” конкурсында IV призлы урынны алды. 
Әнисә Шакирова, команда җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев