САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман районы 3 миллионлык бәйгедә катнаша

Бүген Казаннын «Чулпан» мәдәният үзәгендә бик күңелле бәйрәм узды.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы белән уртаклашты. 
Чара 14:00 сәгатьтә интерактив мәйданчык – бәбигә исем кушу, балалар бакчасына илтү, егетне солдатка озату, "Әбием сандыгы"ндагы хәзинәне барлау, кәләш сорау, килен төшерү, кияү белән кәләшкә никах уку, кияү мунчасы, егет коймагы hәм "Сөлге туе» йолалары, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, төбәкнең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләүче көнкүреш әйберләре һәм уникаль чигү үрнәкләре күргәзмәсе белән ачылды. 
17:00 сәгатьтә тамашачыларга үзешчән сәнгать осталары һәм районның горурлыгы булган танылган якташ җырчыларыбыз Зөhрә Шәрифуллина hәм Азат Хәлимов, Гөлдания Хәйруллина, Рәмзия Фәйзуллина, Алина һәм Азат Кәримовлар катнашындагы музыкаль программа күрсәтелде. Фольклор, җыр, бию халык коллективлары районның милли йөзен, анда яшәүче халыкларның көнкүрешен, буыннар бәйләнешен чагылдырган «Эшлибез горурланып, яшибез хозурланып» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим иттеләр. 
Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе, Җәлил сәнгать мәктәбе коллективлары милли мәдәниятебезне, татар халкына гына хас булган беләзек-йөзекләргә, алкаларга буяу ярдәмендә милли бизәк төшерү, хәситә, түшлекләр чигү, дисбе салу өчен янчыклар, борынгы уникаль материаллардан йон эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Агач эшләнмәләрен милли орнамент белән бизәү буенча остаханә эшләде. 
«Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре Сарман ягында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тормышын, һөнәрләрен чагылдырган уникаль көнкүреш әйберләре, чигү үрнәкләре күрсәттеләр. Балчыктан чүлмәк ясау, туку станында тукып карау мөмкинлеге дә булды. 
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган «Сарман - әдипләр иле», Сарман районы авыллары тарихын яктырткан «Гасырлар кичкән Сарман авыллары» дип исемләнгән китап күргәзмәләрен, галим, шагыйрь Дамир Гарифуллинның шәҗәрәсе күргәзмәсен, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган районыбыздан чыккан шәхесләргә багышланган стела күчермәсен тәкъдим иттеләр. Сарман районы җитештерүчеләренең икмәк, ит һәм сөт продукцияләрен, кулдан эшләнгән әйберләрне дә башкала халкы яратып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев