САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде

Районда туучылар санын арттыру максатыннан һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, район Башкарма комитетының 100 нче балага 100 мең сумлык сертификаты тапшырылачагы хакында без хәбәр иткән идек инде.

Баланың агымдагы елның 1 гыйнвареннан соң туып, ГХАТ бүлегендә 100 нче бала булып дәүләт теркәве үтүе һәм ананың районда кимендә өч ел яшәгән булуы шарт итеп куелды. Кичә, ягъни 16 сентябрь көнне, 100 нче бала теркәлде. Аның кем булуы әлегә сер булып калсын, хөрмәтле дуслар. Тантаналы рәвештә бүләк тапшырылганда, кемгә бәхет елмайганын сез, һичшиксез, беләчәксез.

Альбина Сабирова язмасы.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев