САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы яшелчәне дөрес саклыймы?

Яшелчә һәм җиләкҗимешне үстерү генә түгел, саклый да белергә кирәк. Бу эштә хата җибәрсәң, бөтен тырышлыгың юкка чыгарга мөмкин.

1. СОРТЛАРГА ИГЪТИБАР ИТМӘҮ

Кайбер сорт бәрәңгеләр, бигрәк тә тиз өлгерә торганнары, озак сакланмый. Бу яшь, нәзек кабыклы яшелчәләр, мәсәлән, кабак, ташкабак, патиссонга да кагыла.

2. ПЛЕНКАГА УРАУ

Яшелчәләрне пленкага урау дөрес түгел, чөнки аларга һава кирәк. Алар пакет эчендә юешләнә һәм бозыла.

3. САКЛАУ АЛДЫННАН ЮУ

Сакланачак яшелчә һәм җиләк-җимешне юарга ярамый. Юганда аларның табигый саклану үзенчәлекләре югала, нәтиҗәдә уңыш тиз бозыла. Аларны кулланыр алдыннан гына юарга киңәш ителә.

4. ТАРТМАЛАРНЫ АЧЫП КАРАМАУ

Җыелган уңышны тартмаларга тутыргач, алар турында онытырга ярамый. Яшелчәләрне даими рәвештә карап торырга, бозыла башлаганнарын алып ташларга кирәк.

5. ЯКТЫЛЫКТАН КАПЛАМАУ

Ультрашәмәхә нурлар астында тамыразыклар яшелләнә яки үрә башлый. Андый ризыкны куллану – куркыныч. Шуңа күрә аларны кояш нурыннан капларга киңәш ителә. 6. УРЫННАН УРЫНГА КҮЧЕРҮ Кайбер культуралы үсемлекләр, мәсәлән, кабак һәм ташкабак, бертөрле температураны гына ярата. Аларны тартмаларга тутырырга һәм урынын алыштырмыйча бер җирдә генә сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев