САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Песошин: Нефть чыгара башлауны бәйрәм итү барлык нефть районнарын да колачларга тиеш

ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә катнашучылар бәйрәм чараларының форматы һәм аларны финаслау хакында фикер алышты.

Татарстанда нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү республиканың барлык нефть районнарын да колачларга, аны нефтьчеләр һәм әлеге тармак белән бәйле кешеләрнең барысы да тоярга тиеш. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте йортында узган бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шул хакта белдерде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә (ул традицион рәвештә сентябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә) нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 мартта кул куйды. Шуннан соң бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде.Совещание по подготовке и проведению празднования 75-летия с начала промышленной разработки месторождений нефти в Республике Татарстан . Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.

Киңәшмәдә Әлмәттә оештырылачак төп бәйрәм чараларының форматы, шулай ук нефть чыга торган башка районнарда бәйрәмнең ничек оештырылачагы хакында сүз барды. Моннан тыш, бәйрәм чараларын финанслау күләме һәм чыганаклары, башка мәсьәләләр кузгатылды.

 

Төп чараларның план проекты әзерләнгән инде, диде вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Киңәшмәдә катнашкан «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов искәртеп үткәнчә, компания бәйрәм уңаеннан берничә социаль объект ачарга тиеш.Совещание по подготовке и проведению празднования 75-летия с начала промышленной разработки месторождений нефти в Республике Татарстан . Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.

Алексей Песошин бер атна эчендә оператив мәсьәләләрне хәл итәргә, шулай ук бәйрәмнең гомуми программасы хакында алга таба фикер алышу өчен тагын бер киңәшмә үткәрергә йөкләмә бирде.

 

Фото:http://tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев