САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мирзасалиховлар йортына газ ялганды

27 сентябрь көнне районга Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова килеп китте.

Ул Россия Федерациясе Президенты программасы нигезендә тормышка ашырыла торган “Догазификация” программасы буенча газ китерелгән хуҗалыкларда да булды һәм район үзәгендә Тынычлык урамында йорт җиткереп керүче Динар һәм Альмира Мирзасалиховлар йортына газ ялгану тантанасында катнашты. Мирзасалиховлар – районда заявка биргән 120 хуҗалыкның 20 нчесе.
- Җәй башында заявка биргән идек. Газчы егетләр эшне тиз тоттылар, газны үз вакытында җир участогыбызга кадәр китерделәр. Инде менә бүген – 27 сентябрь көнне өебезгә газ җибәрелде. Бу безнең өчен - зур шатлык. Район, республика, ил җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, - диде йорт хуҗасы Динар Мирзасалихов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X