САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбер сарманлылар телевизорны «зомбилаштыра» дип саныйлар

Моннан берничә ел элек кенә россиялеләрнең төп ял итү ысулларының берсе булып телевизор карау саналды – аеруча ир-атлар арасында популяр иде ул.

Соңгы елларда «зәңгәр экранны» Интернет кысырыклап чыгара башлады. Бу исә телевизор караучыларның уртача яше артуга китерде.
Хәзер аны күбесенчә урта яки өлкән яшьтәге кешеләр карый. Яшьләр телевизорга карата тулысынча битараф дип әйтү бик үк дөрес булмас, әлбәттә, ләкин алар арасында аның җанатарлары шактый кимеде. Бу категориягә керүче кешеләрнең күпчелеге телевизордан бөтенләй баш тартты. Хәзер бөтен кирәкле каналларны Интернеттан табып була бит. Өлкәнрәк кешеләр исә, башлыча, Бөтендөнья челтәре белән «бик үк дус түгелләр», аларга телевизор пульты якынрак.
Бу нигә шулай икән соң? Беләсегез килсә, район газетасының 21 ноябрь санын укыгыз.
Сүз уңаеннан
1996 елдан башлап, 21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне билгеләп үтелә. Бу көнне төрле дәүләтләргә бер-берсе белән тынычлык, куркынычсызлык, икътисади һәм иҗтимагый үсеш кебек мәсьәләләргә багышланган телевизон программалар белән алышырга тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев