САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Әлмәт мәктәбе 11 еллыкка әйләнде

Сарман урта мәктәбенең тарих укытучысы Вәсил Ихсановның күренекле дин эшлеклесе, галим Морад Рәмзинең тууына 140 ел тулу уңаеннан язылган мәкаләсендәге тәкъдиме исәпкә алына һәм Әлмәт авылында якташыбызның исеме мәңгеләштерелә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең 389 санлы Карары нигезендә агымдагы елның 1 декабреннән Әлмәт авылы мәктәбе Морад Рәмзи исемен йөртәчәк 
һәм урта гомумбелем бирү мәктәбе буларак эшләячәк. — Күренекле авылдашыбызның исеме белән Әлмәт мәчетен дә атадык. Мәрхүм Мөнәвир абый Ганиевның тәкъдиме белән, халык телендә дин йорты шактый еллар Морад Рәмзи исеме белән йөртелде. 2017 елда ул рәсмиләштерелде. Моннан берничә еллар элек Казан Ислам мәдәнияте музееннан авылдашыбызның истәлекләрен алып кайтып, без мәчеттә күргәзмә оештырган идек. Аның белән авыл халкы, хәтта  район үзәгеннән дә килеп, бик кызыксындылар. Бүгенге көндә дә без күренекле шәхеснең шәҗәрәсен өйрәнәбез, туганлык җепләрен барлыйбыз, эзләнүләр алып барабыз, - ди Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев