САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа елга әзерләнә башлыйбыз

Район хакимиятендә атна эшлекле киңәшмәдән башланды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова район территориясендә Яңа ел чараларын оештыру мәсьәләләре турында сөйләде, куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеге турында искәртте. Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов үз чыгышында шулай ук бистәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләрен яктыртты. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова Инвалидлар декадасында үткәреләчәк чараларга тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизацион эш буенча ярдәмчесе Радис Миңнуллин районда мобилизация һәм броньләштерү буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрдәнова физик затлардан җыелган салымнар турында мәгълүмат бирде, бу тармактагы яңалыкларга тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев