САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гыйнвар безгә нинди сюрпризлар әзерли?

Синоптиклар кышның икенче аена һава торышын фаразлады.

Гыйнвар Русиянең Европа территориясендә, шулай ук Көнбатыш Себердә, Таймырда һәм Уралда бик кырыс булмаячак. Бу хакта “Российская газета” басмасына "Гидрометеорология" үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде.

Синоптик сүзләренчә, температура климат нормасыннан бер градуска гына югарырак булачак. Көнбатыш Себернең көньягында, шулай ук Амур һәм Иркутск өлкәләрендә, Красноярск, Приморье һәм Хабаровск крайларында салкыннар көтелә. "Гидрометүзәк"тә билгеләп үтелгәнчә, салкыннар Якутиянең көнчыгышы һәм Эвенкиядә көтелә, төнлә температура 37-40 градуска кадәр төшәчәк, көндез термометр баганасы минус 35 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Русиянең урта полосасында, синоптиклар фаразлары буенча, гыйнварга хас һава торышы көтелә: көндез температура - 1-8 градус, төнлә 6-13 градуска кадәр генә төшәчәк.

Паршина шулай ук мондый температураның Төньяк-көнбатыш, Идел буе һәм Үзәк округлар өчен хас булуын искәртә. Әмма температура төнлә - минус 25 градуска, көндез минус 20гә кадәр төшәргә мөмкин.

Реклама

Башкортстанда һәм Уралда, Көнбатыш Себернең көньяк өлешендә, Ерак Көнчыгыш районнарында, Чукоткада һәм Сахалинда, шулай ук Хабаровск краенда явым-төшем аз булачак.

Синоптиклар фаразына караганда, февраль иң җылы ай булачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X