САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чураштагы райондашыбыз гаражында музей ясаган

Яр Чаллыда яшәп, Чурашка ялга гына кайтып йөрүче райондашыбыз Рафис Бакиров ихатасындагы машина гаражын кечкенә музейга әйләндергән.

Тормышта искиткеч тиз барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә инде тотылмый башланган авыл кешесенең эш коралларын, йорт кирәк-яракларын, бала-чага уенчыкларын, кайсын чормалардан, сарайлардан табып, кайсын сатып алып, чистартып тезеп куйган ул. Иске үтүкләре генә дә дистәдән артык. Әллә ничә җилпуч, көянтә, мичтән күмер чүпләгән җәмки, каз-үрдәкләргә талдан өсләп үрелгән оялар, агач кисмәк, без кара табаларны өстенә куеп җырлар тыңлаган патефон һ.б. – монда үзләренә урын тапкан.
ТР атказанган укытучысы Вәсимә Хәйруллинаның булдыклы укучысы хакындагы язмасын “Сарман” газетасының 9 сентябрь санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев