САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анталия татарлары үз гаиләләре турында татарча видео төшергән+ВИДЕО

"Татар-информ" чит илләрдә яшәүче татарларга татарча видео төшереп җибәрергә тәкъдим иткән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы чит илләрдә яшәүче татарлар белән видеокүпердә тәкъдим иткән биремгә җавап Анталия татарларыннан килде. Татар балалары үз гаиләләре турында татарча видео төшергән.

    Видеокүпер "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе белән Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Италия татарлары арасында узды.

    Бирем үз гаиләң турында татарча видео төшерүдән гыйбарәт.

Иң уңышлы эшләр "Татар-информ" сайтында һәм YouTube каналында урын алачак.

 

Бүген Анталия татарлары төшергән видеоны тәкъдим итәбез.

“Без ике сеңел – Аиша һәм Зилә. Безнең гаилә зур һәм тату. Ял көннәрендә без гаилә белән велосипедта һәм самокатта йөрергә яратабыз. Безгә кунакка килегез. Без килгән кунакларга бик тә шат”, - диелгән видеода.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев