САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Александр Казаковка туган авылында стела урнаштырылды

Бүген райондашыбыз – Советлар Союзы Герое Александр Казаковка аның туган авылында стела ачу тантанасы булды.

Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, авыл халкы, мәктәп директорлары катнаштылар. Чараны районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова алып барды.
Стела Александровкага керү юлында урнашкан.
- Якташыбыз Александр Казаков исемен мәңгеләштереп, аның исеме белән мәктәп, урам аталган. Сарманда да бер урамга героебыз исемен бирергә планлаштырабыз. Без аның белән горурланабыз, батырлыгын истә тотабыз. Безнең максат – киләчәк буынга да Александр Казаковның каһарманлыгы хакында җиткерү, - диде Фәрит Мөнәвир улы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев