Сарманда 36 транспорт чарасы туктатылып тикшерелде
20 июльдә 06.45сэг. - 08.00 сәг. кадәр вакыт эчендә Сарманның Куйбышев урамының 85 йорт һәм 5 йорт янында «Тоннель» профилактик чарасы узды.
Аның максаты исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау иде. Профилактик чара барышында барлыгы 36 транспорт чарасы туктатып тикшерелде, 8 кагыйдә бозучы очрагы ачыкланды. Аларның 2 куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 2 укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр һәм башкаларга административ беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев