САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю техникаларның әзерлеге тикшерелде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, районда урып-җыю техникаларның әзерлеген бәяләү буенча конкурс – «комбайннар парады» узды.

 «Агрокөч төркеме» җәмгыятенең контроль, ремонт һәм эксплуатацияләү бүлеге начальнигы Фәрид Хәкимов рәислегендәге комиссия составына «Агрокөч» җәмгыятенең баш инженеры Айрат Гайнетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе, техник күзәтчелек идарәсе белгечләре кертелгән иде.

Тикшерүләрдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирмалар директорлары, белгечләре катнаштылар. Техникаларны карау «Нөркәй» агрофирмасыннан башланды. Биредә үзләрендә булган барлык урып-җыю техникалары гына түгел, «Агрокөч төркеме»ннән ярдәмгә килгән алты комбайн да бастырылган иде. Нигезләмә буенча техникаларның әзерлеге 50 балл белән бәяләнергә тиеш булып, аларның иң күбе (10 балл), билгеле,  комбайннарга кагыла. Аларны кабызып, барлык узелларының эшен тикшерделәр, бөртекне комбайн астына палага җәеп суктырып карап, югалтуларга юл куелмаячакмы икәнлеген дә тикшерделәр. Механизаторларның комбайн белән идарә итәргә рөхсәтләре булу, аларның махсус  киемнәр, аптечка, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булулары да исәпкә алынды. Комбайннар янына янгын сүндерүгә көйләнгән техника да куелган иде. Ремонт звенолары, хезмәткә түләү шартлары, ындыр табакларының бөртек кабул итәргә әзерлеге, басудан ашлык ташу өчен, бортлары биегәйтелгән машиналар, кыскасы, урып-җыюда нинди техника катнашырга тиеш, барысы да тикшереледе һәм алар барысы да әзерлек сызыгына куелган иде.

Реклама

«Сарман», «Җәлил» агрофираларында инде уракка төшкәннәр иде, аларда комбайннар басуда каралды.

«Парад» нәтиҗәләренә  килгәндә, барлык агрофирмалар да югары әзерлектә дип бәяләнде. Шулай да иң яхшысы дип «Җәлил» агрофирмасы табылды һәм аңа беренче урын бирелде. «Сарман», «Нөркәй» агрофирмаларына – икенче урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X