Кайберәүләрне штраф кына куркытмый
Агымдагы елның дүрт аенда район судында алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыру белән бәйле ике эш каралган.
Транспорт белән алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә идарә итү иң куркыныч хокук бозуларның берсе булып тора. Моның өчен каты административ җаваплылык каралган. Ә инде исерек машина йөртүче гаебе белән юл хәрәкәтендә катнашучыларга авыр зыян килә яки машина йөртүче исерек хәлдә хокук сакчылары кулына икенче тапкыр эләгә икән, аларга карата кузгатылган эшләр район судында карала.
Машинасыз да калалар
Күрше районда туып-үскән А. да, Азнакай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан чыгарылган карар нигезендә, бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Аңа, руль артына алкогольле эчемлек эчкән хәлдә утырган өчен, 30 мең сум күләмендә штраф салынган һәм ул бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Административ җәзаның срогы 2024 елның 1 августына кадәр дәвам итәргә тиеш булган. Ләкин ул, гамәленең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген белгән хәлдә, шушы елның июль аенда ук кичен алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыра, үзе яшәгән күрше районнан Җәлил поселогына юнәлә. Поселокта аны ЮХИДИ инспекторлары тоткарлый. Хокук сакчылары тарафыннан аңа карата җинаять эше ачыла һәм аның эше район судында карала. Суд, билгеле, карар чыгарганда, А. кылган гамәлнең башкалар өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген, хокук бозучы аннан сабак алачакмы-юкмы икәнлеген, гаиләсенең яшәү шартларына йогынтысын да искә ала. Шулай ук аның авыр булмаган җинаять җаваплылыгына беренче генә тапкыр тартылуы, гаебен тануы, тикшерү барган вакытта аңа ярдәм итәргә бик атлыгып тормавы да исәпкә алына. Әмма аның III төркем инвалид булуы җәзаны йомшарткыч сәбәп булып тора. Ә менә җәзаны катыландыргыч сәбәпләр суд тарафыннан ачыкланмаган. Шушы сәбәпләрне һәм җавапка тартылучының беркайда да эшләмәвен искә алып, А.ныы 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә тарту турында карар чыгарыла. Ә машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә. Уд ике елга транспорт йөртү белән бәйле эшкә урнашу хокукыннан да мәхрүм ителә.
Җәза йомшартыла, ләкин хокук бозу кичерелми
Район судында каралган икенче эш тә – шактый гыйбрәтле. Хокук бозучы И. хатыны белән аерылышкан, эшләми, кечкенә баласы бар. Ул да транспорт руле артына алкогольле эчемлек эчкән хәлдә утырган өчен 30 мең сум штрафка тартылган һәм бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ләкин ул моннан сабак алмаган. Көпә-көндез Сарманнан чыгу юлында туктап, бер шешә аракы эчә, аннан соң Җәлил юнәлешендә юлга чыга. Бераз баргач, ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан тоткарлана. Өстәвенә аның үзе белән тиешле документлары да булмый. Аның гаебе тикшерү материаллары белән раслана. Карар чыгарганда, җәзаны катыландыргыч сәбәпләр табылмый. И. моңа кадәр хөкемгә тартылмаган, психиатр һәм наркологта учетта тормый, уңай яктан гына характерлана. Бу очракта җәзаны йомшарткыч сәбәпләр булып түбәндәгеләр санала: кечкенә баласы бар, гаебен таный, кылган гамәлләре өчен үкенә, үзенең һәм якыннарының сәламәтлек дәрәҗәсе һәм махсус операциядә катнашуы да искә алына. Закон тарафыннан өч яшькә кадәрле балалары, контракт буенча хәрби хезмәттә булган затларны мәҗбүри эшкә җәлеп итү кебек җәза бирү тыела. Ул кылган гамәл юл хәрәкәте куркынычсызлыгын бозуга юнәлдерелгән булу сәбәпле, аны җаваплылыктан азат итү өчен дә нигез юк. Ләкин, югарыда күрсәтелгән җәзаны йомшарткыч шартларны, гамәленең авыр нәтиҗәләргә китермәвен, гаиләсенең матди хәлен искә алып, аңа 10 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарыла. Ул шулай ук ике елга транспорт йөртү белән бәйле эшкә урнашу хокукыннан да мәхрүм ителә. И. эчкән хәлдә утырган машина үзенеке түгел, шуңа күрә ул конфискацияләнми, хуҗасына кайтарыла.
Шуны да онытмаска кирәк: закон тарафыннан алкогольнең минималь рөхсәт ителгән күләме билгеләнү руль артына утырганда спиртлы эчемлекләр кулланырга мөмкин икәнлекне аңлатмый.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев