Алты айда район судында 379 эш каралган
Район судында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының дәгъва гаризасы буенча гражданлык эше каралды. Гариза И. Һәм С.ка карата торак белән файдалану турындагы килешүне кире кагу һәм аларның торактан файдалану хокукын юкка чыгарылган дип тану турында иде.
Суд тарафыннан ачыкланганча, Дәүләт торак фонды һәм И. белән С. арасында социаль ипотека килешүе төзелә. Аның шартлары буенча фонд И. Һәм С.ка район торак пунктларының берсендә күп катлы йортта урнашкан фатирны тапшыра, бу хакта яклар тарафыннан фатир сайлауда катнашу, фатир сайлау һәм аны тапшыру турындагы беркетмәгә кул куела. Ул фатирны тапшыру-кабул итү акты булып тора. Дәүләт торак фонды үз вазифасын тиешенчә башкара, социаль ипотека рәсмиләштерүчегә фатирны тиешле техник халәттә бирә. Тик И. Һәм С. үз бурычларын тиешенчә башкармыйлар – түләүләрне, килешүдә каралганча, вакытында кертеп бармыйлар. Район суды карары нигезендә алардан социаль ипотека килешүе буенча 300 мең сум тирәсе агымдагы әҗәтләр, чит акчадан файдаланган өчен 30 мең сумнан артык процентлар, 6 мең сумнан артык дәүләт пошлинасы чыгымнары эзләп алынды. Карар көченә кергәннән соң, җавапка тартылучылар 3 мең сумга якын зыянны капладылар, ул акчалар дәүләт пошлинасы өчен тотылды. Республиканың арбитраж суды карары белән И. банкрот дип танылды һәм аның мөлкәтенә карата реализация процедурасы үткәрелде. И. белән С.ның социаль ипотека килешүе шартларын үтәү ниятләре булмаганлыктан, аларга килешүне өзү һәм торакны кайтару турында хәбәр җибәрелде. Шулай итеп, Дәүләт торак фонды килешүне өзелгән һәм И. белән С.ның торакка хокуклары югалган дип тануны, ипотека буенча бирелгән торакны тиешле техник халәттә кайтаруны, 20 мең сум күләмендәге суд пошлинасын эзләп алуны сорады. Район суды әлеге дәгъва гаризасын канәгатьләндерде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, төгәлрәк әйткәндә, исереклеккә медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен, Р. күрше район суды карары белән административ җаваплылыкка тартылган булган – бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, һәм аңа 45 мең сум күләмендә штраф салынган.
Транспорт йөртү таныклыгын вакытында – 2025 елның 30 августына кадәр тапшырмау сәбәпле, аның җәза срогы 2028 елның 15 маенда гына төгәлләнергә тиеш иде. Ләкин ул кылган гамәлләреннән сабак алмый. Транспорт белән алкогольле эчемлекләр эчкән яки психотроп матдәләр кабул иткән килеш утыруның үзе һәм әйләнә-тирдәгеләр өчен куркыныч икәнлеген аңлаган хәлдә, кабат машинага утыра. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлыйлар, исереклек билгеләре ачык булып күренеп торганлыктан, алкотестерга өрергә тәкъдим итәләр. Р. ризалаша, ләкин ул өреп чыгарган һавада алкоголь барлыгы ачыкланмый. Соңыннан аңа наркология диспансерында медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим итәләр. Бу юлы аның канында психотроп матдәләрнең барлыгы ачыклана. Р. үзенең гаебен тулысынча таныды. Шушындый кагыйдә бозу белән икенче тапкыр эләккәнлектән, аңа карата җинаять эше кузгатылды. Җәза карары чыгарганда, суд аның моңа кадәр хөкемгә тартылмаганын, психиатр белән наркологта учетта тормавын искә алды. Аңа карата 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгарылды. Р. шулай ук ике елга транспорт йөртүгә кагылышлы эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм ителде.
Ринат Хәйбрахманов, район суды рәисе

Сүз уңаеннан
– Агымдагы елның июнь һәм июль айларында җәмәгать судьяларының 1 һәм 2 суд участокларында алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр белән бәйле – 4, алкотестерга өрүдән баш тарту белән бәйле 2 эш каралды.
Аларның беренчесе – 1996 елгы ир-ат. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына төнге вакытта – 23.30 сәгатьтә эләгә. Исереклеккә тикшерү вакытында ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,849 мг алкоголь барлыгы ачыклана. Икенче кагыйдә бозучы – 1988 елгы хатын-кыз. Юл сагында торучылар аны төнлә белән – 0.20 сәгатьтә тоткарлыйлар. Ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме 0,854 мг булып чыга. Өченче тоткарланучы – 1971 елгы ир-ат. Хокук сакчылары кулына иртәнге 9.00 сәгатьтә эләгә. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,286 мг алкоголь барлыгы беленә. Дүртенче кагыйдә бозучы – 1991 елгы ир-егет. Ул 0,290 мг күләмдәге алкоголь белән кичке вакытта тоткарлана. Аларның барысы да үз гаепләрен таныдылар, кылган гамәлләре өчен үкенү белдерделәр.
Ике ир-ат, исереклек билгеләре белән тоткарлансалар да, алкотестерга өрүдән баш тарталар. Аларның берсе – 1983 елгы, судта үзенә кырыс җәза бирмәүләрен үтенде. Икенчесе – 1967 елгы. Анысы да судка килде, үз гаебен таныды.
Аларның барысына да бер үк төрле җәза чарасы билгеләнде: ел ярымга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды, – диде җәмәгать судьяларының 2 суд участогы судьясы Ландыш Фатыйхова.
Рәсем: ясалма интеллект
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев