Район судында К.ның икенче бер машина йөртүчегә карата дәгъва гаризасы карала. Ул – юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә килгән зыянны түләтү турында була.
К. үзенең гаризасында күрсәткәнчә, агымдагы елның кыш аенда күрше районнарның берсендә аның машинасы икенче бер машина белән бәрелешә. Дәгъва белдерүче иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә. Документлардан күренгәнчә, К. машинасының ремонты, тузу дәрәҗәсен исәпкә алмыйча, 2,4 миллион сумнан артып китә. Иминият компаниясе аңа максималь билгеләнгән сумманы – 400 мең сумны түли. К. ремонт өчен тотылган калган сумманы, ягъни 2 миллион сумнан артык акчаны, шулай ук 35 мең сумнан артык дәүләт пошлинасын А.дан эзләп алуны сорый.
Утырышта якларны тыңлаганнан һәм материалларны өйрәнгәннән соң, суд түбәндәге фикергә килә. Россия Федерациясенең гражданнар кодексы нигезендә, хокукы бозылган кеше, әгәр законда кимрәк түләтү турындагы башка вариант каралмаса, үзенә килгән зыянны тулысынча эзләп алырга хокуклы. Килгән зыянга машинаны ремонтлату чыгымнары, машина җимерелү нәтиҗәсендә алынмый калган керемнәр керә. Россия Федерациясенең Гражданнар кодексында да кешенең яки юридик затның шәхесенә, мөлкәтенә килгән зыянның гаепле кеше тарафыннан түләтелергә тиешлеге әйтелә.
Әлеге авариядә А. гаепле булып чыга, аның гаебе административ эш материаллары, авария схемасы, авария урынын, машиналарны карау беркетмәләре, машина хуҗаларының аңлатмалары, административ хокук бозу турындагы беркетмә белән раслана. Соңгысында А.ның машина белән идарә иткәндә куркынычсыз тизлек сайламавы, юл-табигать шартларын исәпкә алмавы, машина белән идарә итә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыгуы һәм дәгъва гаризасы бирүченең – К.ның машинасына килеп бәрелүе турында әйтелә.
Эксперт бәяләмәсенә караганда да, зыян килгән машина ремонты, тузу дәрәҗәсен исәпкә алмыйча, 2,4 миллион сумнан артыгракка төшкән. Суд бәяләмәне тулы һәм дөрес төзелгән дип таба. Иминият компаниясе зыян күрүчегә түләгән максималь сумма – 400 мең сум ремонт чыгымнарын каплап бетерә алмаганлыктан, зыян күрүче калган сумманы авариядә гаепле кешедән эзләтеп алырга уйлый. Зыян күрүчегә килгән зыянны тулысынча каплау – ул машинаны авариягә кадәр булган хәлгә китерү, дигән сүз. Шуны да әйтергә кирәк: зыян күрүче зарарланган детальләр һәм агрегатлар урынына икенчеләрен үзе эзләргә тиеш түгел. Аларны, авариягә кадәр ул детальләр һәм агрегатлар ни дәрәҗәдә тузган булса, нәкъ шундыйларга алыштыру бурычы да куелмый. Шуңа күрә авариягә эләккән машинаның зарарланган частьләрен алыштырганда, күп очракта өр-яңаларын кулланырга туры килә. Автомобиль ремонты, әлбәттә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләренә дә туры килергә тиеш. Шунлыктан машинаны ремонтлаганда яңа детальләр һәм агрегатлар куллану ремонт бәясен арттырып та җибәрергә мөмкин. Шунысын да белеп тору кирәк: зыян күрүче килгән зыянның иминият түләве күләменнән артып китүен дәлилләр белән расларга тиеш. Бу очракта бу таләп тә үтәлә.
Шулай итеп, суд К.ның дәгъвасын канәгатьләндерергә дигән карар чыгара. Ул гариза биргәндә түләгән 35 мең сумнан артык дәүләт пошлинасы һәм эшне судта карау белән бәйле чыгымнар да җавапка тартылучыдан эзләп алыначак.
Нет комментариев