Медицина хезмәтләренә яки табиб билгеләгән даруларга акча сарыф иткән республика халкы тотылган чыгымнарның бер өлешен кайтарырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. Социаль салым чыгармасы (вычет) түләүле стоматология хезмәтләренә дә кагыла.
Кемнәр акчасын кире кайтара ала?
Салым чыгармасын 13% күләмендә НДФЛ түләүче, рәсми эшләүче гражданнар юллый ала. Чыгымнар түбәндәгеләр өчен ясалган булырга тиеш:
- Үзең, тормыш иптәшең яки әти-әнең өчен;
- 18 яшькә җитмәгән балалар (көндезге бүлектә укысалар — 24 яшькә кадәр) өчен.
Әгәр студент үзе эшләп, дәвалану аша үзе түләсә, ул салым чыгармасын мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә ала.
Акчаның күләме
- Гади дәвалану һәм дарулар: елына максималь чыгым лимиты — 150 мең сум. Аның 13 процентын кире кайтарып була — бу иң күбе 19,5 мең сум.
- Кыйммәтле дәвалану: 150 мең сумлык лимит куелмый. Процедура рәсми кыйммәтле дәвалану исемлегенә керсә, тотылган бөтен сумманың 13 проценты кайтарыла.
Акчаны соңгы өч ел өчен кайтарырга мөмкин. Салым чыгармасының кулланылмаган калдыгы киләсе елга күчерелми.
Рәсмиләштерү ысуллары
- Ел тәмамлангач: салым инспекциясенә 3-НДФЛ декларациясе бирү.
- Ел дәвамында эш бирүче аша: Федераль салым хезмәтенең (ФНС) шәхси кабинеты аша гариза җибәрү.
- Оптамальләштерелгән (гадиләштерелгән) тәртиптә: 2024 елдан соң ясалган чыгымнар өчен 2025 елдан башлап вычетны ФНСның шәхси кабинетында онлайн юллап була.
Нет комментариев