17 августта Татарстан Республикасында Хезмәт фестиваленә старт бирелгән иде. Ә бүген – 4 сентябрь көнне ул Сарманда – район үзәгендәге Ял паркында үткәрелде.
Аның максаты хәрби батырлык һәм хезмәт кешеләренә, районыбыз, республикабыз һәм илебез үсешенә зур өлеш кертүчеләргә хөрмәт күрсәтү, рәхмәт сүзләрен җиткерү иде.
Әлеге чара Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды һәм анда тырыш хезмәтләре белән мул һәм тыныч тормышыбызны тәэмин итүчеләр, хезмәт ветераннары һәм коллективлары, гаилә династияләре һәм җәмәгатьчелек активлары, хәйриячеләр һәм волонтерлар, районыбыз тормышына битараф булмаган сарманлылар катнаштылар.
Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров һәм Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнаштылар.
Бәйрәмгә җыелучыларны иң элек Фәрит Мөнәвир улы сәламләде һәм намуслы тырыш хезмәтләре белән тормышыбызны ямьләгән, илебез үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызга, лаеклы ялдагы ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, махсус операциядә катнашучы якташларыбызның туган илгә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улының да тантанада катнашучыларга әйтер сүзе бар иде.
- Авырлыклар булуга карамастан, республика үсеш кичерә. Инвестицияләр кертү, сәнәгать товарлары җитештерү яки аграр сектор булсынмы, Татарстан алга атлый. Быел да республикада бик күп объектлар ачылды. Аларның һәркайсы артында хезмәт сөючән халкыбыз – төзүчеләр, механизаторлар, укытучылар, табиблар һәм башкалар тора. Менә бүген җыелып бәйрәмгә килүегез дә сезнең бердәмлекне күрсәтә. Без киләчәктә дә шундый булып калырга тиешбез, – диде ул.
Рияз Комаров һәм Марсель Шәйдуллин да сарманлыларны бәйрәм белән котладылар.
Соңыннан югары һөнәри осталыклары, намуслы фидакарь хезмәтләре белән туган ягыбызны данлаучы мактаулы райондашларыбызга республиканың Электрон мактау тактасына кертелүләре турындагы таныклыклар тапшырылды. Алар арасында районыбызның хөрмәтле кешеләре – Шәрифҗан һәм Әнүзә Мәүләвиевлар да бар. Шәрифҗан абый хезмәт юлын 17 яшьтән комбайн эшчесе булып башлый, медучилище, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, халык сәламәтлеге сагында инде 50 елдан артык хезмәт куя. Әнүзә апа да табиб белгечлеген Казан дәүләт медицина институтында үзләштерә, медицина тармагында хезмәт куя башлавына – шулай ук 50 елдан артык. Икесе дә – Татарстанның атказанган табиблары, икесе дә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамоталарына һәм башка бүләкләргә ия булганнар.
- Электрон мактау тактасына кертелүебез белән чын күңелдән горурланабыз. Бу – безнең өчен зур сөенеч. Күпьеллык тырыш хезмәтебезне югары бәяләүләренә республика, район җитәкчелегенә, хезмәттәшләребезгә бик зур рәхмәтлебез, – диләр алар.
Электрон мактау тактасына исеме кертелгән тагын бер райондашыбыз – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов. Аның авыл хуҗалыгында хезмәт куя башлавына – 39 ел. Райондашыбызның күпьеллык тырыш хезмәте югары бәяләнгән. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә, «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, төрле дәрәҗә Почет грамоталары һәм башка бүләкләргә лаек булган.
- Әлеге казанышларымда хезмәттәшләремнең дә өлеше зур. Район, идарә җитәкчелегенә зур рәхмәт! – диде ул.
Таныклык алырга авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы Гыймадиевлар да парлап чыктылар. Гаилә башлыгы Зөфәр Әзһәр улы «Җәлил» агрофирмасында тракторчы-машинист булып эшли. Тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына, Сарман муниципаль районының Почет грамотасына лаек булган. Людмила Николаевна «Сарман» агрофирмасының Сарман комплексында ясалма орлыкландыру технологы булып хезмәт куя. Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дипломы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Агрокөч» җәмгыятенең Почет грамоталары белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе. Аларның авыл хуҗалыгы тармагындагы күмәк эш стажы 70 елга якын. Алар да исемнәре Электрон мактау тактасына кертелү белән чиксез горурланалар. Гомумән, аңа кертелүче райондашларыбызның һәркайсының хезмәтләре зурлауга һәм мактауга лаек.
«Нөркәй» агрофирмасы җитештерү бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгына 45 ел гомерен багышлаган Хәлил Шәйхразыев барлык бүләкләнүчеләр исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул әлеге тантананы «Хезмәт кешесенә хөрмәт бәйрәме» дип атады.
Бәйрәм Сарман балалар сәнгать мәктәбе һәм районыбызның сәнгать осталары катнашындагы концерт белән дәвам итте.
Нет комментариев