Җырчы Земфирага футбол буенча Дөнья чемпионатында чыгыш ясау тыелды
Шоу - Бизнес

Җырчы Земфирага футбол буенча Дөнья чемпионатында чыгыш ясау тыелды

Танылган Россия рок-җырчысы Земфирага Дөнья чемпионаты узган вакыт аралыгында Түбән Новгород һәм Калининград стадионнарында чыгыш ясау катгый тыелган. Бу хакта җырчының рәсми сайтында хәбәр ителә.

— Безгә футбол буенча дөнья чемпионаты барышында каплаулы мәйданчыкларда массакүләм мәдәни чаралар уздыру тыелды, — дип языла хәбәрдә.

 

Фестивальләрне оештыручы мәгълүматлары буенча, элегрәк җырчы белән чаралар уздыру буенча килешүләр имзаланган булган. Хәзер аларны гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр.

 

Фото: инстаграм

http://maydan.tatar


Нет комментариев