Татарстанда аномаль җылы һава торышы алмашка салкын һәм дымлы көннәр килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама биреп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бүген, 3 ноябрь көндез, атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, республиканың көнбатышында һәм көньягында бераз яңгырлар явачак, урыны белән томан төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +3...+8 градус тәшкил итәчәк.
Атна уртасында һава торышы тагын да үзгәрәчәк:
- Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, республикага яңгырлар киләчәк. Төнлә температура +4...-1 градуска кадәр төшсә, көндез +4...+9 градуска кадәр җылытачак.
- Пәнҗешәмбе көнне, 5 ноябрьдә, җепшек кар явачак. Төнлә термометр баганалары +2...-3 градусны күрсәтсә, көндез 0...+5 градус булачак.
- Җомга һәм шимбә көннәрендә (6–7 ноябрьдә) циклоннар тәэсирендә җепшек кар явуы саклана, кыска вакытлы бураннар булырга мөмкин. Төнлә 0...-5 градуска кадәр салкынайтса, көндез температура 0...+3 градустан артмаячак.
Белгечләр искәртеп үткәнчә, гомумән алганда, бу ноябрь ае климатик нормадан бер градуска җылырак булачак дип көтелә.
Нет комментариев