Һәйкәлләргә кызыл канәферләр ятты
Бәйрәм үзәк Ял паркында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган мемориал комплекс янында дәвам итте.
Бәйрәмдә катнашучыларны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов тәбрикләде.
- 1945 елның 9 мае – һәркем өчен мөһим вакыйга. Ул Россия, барлык кешелек хәтеренә батырлык, кыюлык символы булып кереп калды. Без илебезгә азатлык яулап алучыларның батырлыгы алдында баш иябез. Алар безнең хәтерләрдә мәңге яшәр, - диде ул.
Һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Хәтер билгесе булып, залп яңгырады. Соңыннан митингта катнашучылар һәйкәл итәгенә тәкыялар, кызыл канәферләр салдылар. Һәм, әлбәттә, сугыш һәм тыл ветераннары белән бергә истәлеккә - фото.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев