САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыста балалар мәйданчыгын яңарттылар

.

Балаларның иминлеге, сәламәтлеге мөһим мәсьәләләрнең берсе санала. Авылларда да балаларның ялын файдалы һәм сәламәт оештыру өчен чаралар күрелә, мөмкинлекләр тудырыла хәзер. Янурыс халкы узган елдан алда үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы ясауны тәкъдим иткән иде. Шул рәвешле былтыр ул акчаларга атынгычлар алып урнаштырылган иде. Узган ел да мәйданчыкны тулыландырырга исәпләп, тау шуу өчен корылмалар алдылар. Кичә өмә оештырылып, балалар мәйданчыгы төрле уен җиһазлары белән тулыландырылды.

- Мәйданчыкны урнаштыруда катнашкан, аны булдыруга өлеш керткән һәр кешегә зур рәхмәт. Биредә җәй буе балаларның шат авазларын ишетү бик күңелле. Сабыйлар күп булуы авылның киләчәге өметле, дигән сүз, - ди җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев