XXVI Федераль Сабантуйга 70 меңгә кадәр кунак көтелә
Быел Омскида уздырылачак XXVI Федераль Сабантуй республика өчен зур вакыйга булачак. Бәйрәмгә ике көн эчендә 50-70 мең кеше җыелыр дип фаразлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Сабантуйда катнашу өчен Омскига Россиянең 31 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстаннан өч делегация килгән. Кунаклар арасында Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Ульяновск, Кемерово, Самара, Әстерхан, Төмән, Киров, Томск, Түбән Новгород, Смоленск, Иркутск, Курган, Брянск өлкәләре, Хабаровск, Камчатка, Краснодар, Красноярск крайлары, ХМАО-Югра, Саха (Якутия), Алтай, Башкортстан, Бурятия, Удмуртия, Мордовия республикалары һәм башка төбәкләр вәкилләре бар.
Казахстаннан Абай, Төньяк-Казахстан өлкәләреннән һәм Павлодар шәһәреннән делегацияләр килгән. Оештыручылар, кунаклар, артистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен үз эченә алган иң зур делегация – Татарстан Республикасыныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев