Спорт

Хезмәттәшебез таяк тартышуда җиңү яулады

.

МедиаСабантуй төрле спорт ярышларына бай булды. Биредә кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтәле сулы чиләк белән йөгерү, кул көрәше, таяк тартышу, кыек баганага менү, капчык сугышы, әтәч тоту кебек уеннар оештырылды. Аларда Сарман матбугат үзәге журналистлары да актив катнаштылар. Хезмәттәшебез Нәзирә Шәймәрданова, таяк тартышу ярышында катнашып, 3 урынны яулады hәм акчалата бүләккә лаек булды. Кул көрәшендә дүртенче булды.


Нет комментариев