Хәниф абый “Сарман”ны 1957 елдан алдыра
Сарманда гомер итүче Хәниф Хәсәнов быел, Аллаһ теләсә, 92 яшен тутыра.
Ул әле дә булса гәҗит-журналлар укый, оныклары бүләк иткән телефоны ярдәме белән дә ил-көн хәбәрләрен күзәтеп бара.
- “Сарман” газетасы элекке елларда “Ленинчы” исеме астында чыкты бит. 1957 елда армиядән кайтканнан бирле, район газетасына язылмый калганым юк. Шулай да 1 ел, Казахстан якларында эшләгәндә, языла алмадым, аннан кайткач, ел да алдырам. Эшләгән чакта әле үзем дә мәкаләләр яза идем, хәзер генә вакыт җитми, - диде ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев