САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәлиуллиннар гаиләсе район данын республикада яклаячак

Бүген Сарман мәдәният йортында “Эхо веков” – “Тарихта без эзлебез” нәсел шәҗәрәләре фестиваленең зона этабы үтте.

Анда 9 районның муниципаль турда җиңү яулаган гаиләләре очраштылар. Әлмәт, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән, Ютазы һәм Сарман районнары вәкилләре үзләренең шәҗәрәләре, нәсел гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Безнең районнан чыгыш ясаган Александровка авыл җирлегендә гомер итүче Хәлиуллиннар гаиләсе, лаеклы чыгыш ясап, беренче урынга ия булдылар. Алар район данын республика этабында яклаячаклар. 

Икенче урынны Ютазы районыннан Абрамовлар гаиләсе алды. Өченче урында – Чирмешән районыннан Митяевлар гаиләсе.

Барлык катнашучыларга дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев