Халисә апа юбилеен елмаеп, якты зиһен белән каршы ала
Бүген Рантамак авылында яшәүче тыл ветераны Ганиева Халисә Мәләветдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Халисә апа Мортамак авылында туып-үсә. Дүрт яшендә – әтисез, 12 яшендә әнисез кала, апасы тәрбиясендә үсә. Сугыш елларында 14 яшеннән колхозга эшкә чыга, прицепщик, тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше Рәис абый белән 70 ел бергә матур гомер кичерәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Халисә апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды, ветеранга тагын күп еллар матур гомер кичерүен теләде. Юбилярга котлау сүзләрен социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Румил Кыямов, җирлек ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова да җиткерделәр.
Ветеран турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев