Ветераннар дәһшәтле елларны искә төшерделәр
Районыбызда яшәүче биш сугыш ветеранының берсе – Зиннур Газизов.
- Моннан 77 ел элек фашист байракларын Мәскәүдә үтә торган Җиңү парадында аяк астына салдылар. Бу вакытта мин Кызыл мәйданда хезмәт итә идем. Шулай ук Прибалтикада сугыш юлларын үттем. Болар барысы да - бүгенгедәй хәтердә. Яшьләр дә бу хакта онытмасыннар, киләчәктә сугышлар булмасын! – диде ул.
Аннан соң сүз алган сугыш чоры баласы Мөҗәһит Аздахов шулай ук бәйрәм белән тәбрикләде, тынычлык, хәерле гомерләр теләде, сугыш еллары турындагы хатирәләрен яңартты.
- Без дүртенче сыйныфка күчкәч тә, сугыш башланды. Ул башлангач, безнең дә тормышлар үзгәрде. Дәресләрдән соң укытучыларыбыз басуларга алып китә иделәр, аннан кич кенә кайта идек. Ашарга юк, кияргә юк. Басуга, алып барсаң, шул бер шешә су алып барасың, сыерлары булганнар – 200 грамм чамасы сөт. Ул еллар белән хәзерге вакыт арасында аерма – җир белән күк арасы кебек. Хәзерге балалар – болындагы чәчәкләр кебек. Киләчәктә дә тормышлар матур булсын, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев