Сайлаулардан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ветераннарыбыз да читтә калмады.
Сарман авылында яшәүче Руслан Нигъмәтуллин да, тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым һәм биш яшьлек оныгы Динә белән 2531 нче сайлау участогына килеп, тавыш биреп китте.
– Бик матур итеп, җыр-бию белән каршы алдылар, бюллетень ала торган өстәлгә кадәр озатып куйдылар, киткәндә, кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар, – диде ул.

Ә сайлауларга килгәндә, ветеран анңда һәркемнең катнашырга тиешлеген билгеләп үтте. Өч ел ярымнан артык хәрби хезмәттә булган Руслан Нигъмәтуллин өчен тынычлык аеруча кадерле.
– Без киләчәгебез өчен тавыш бирәбез. Илләр-көннәр имин булсын, – диде ул.
Нет комментариев