Җәмгыять

Татарстанлылар авылларда интернет барлыкка килү өчен тавыш бирә ала

Татарстанда 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән кече торак пунктларга мобиль интернет үткәрү буенча тавыш бирү бара.

«Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль проекты кысаларында җиңүче авылларда база станцияләре 2027 елда урнаштырылачак.

Тавыш бирү 2026 елның 8 ноябренә кадәр дәвам итә. Сарман районында яшәүчеләр дә үз авыллары яки туганнары яшәгән бистәләр өчен актив тавыш бирә ала.

Тавышны ничек бирергә?

 * «Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн: Расланган хисап язмасы аша тавыш бирү битенә керергә, кирәкле торак пунктны сайларга һәм «Әйе» төймәсенә басырга.

 * Почта аша хат җибәреп: РФ Цифрлы үсеш министрлыгына (123112, Мәскәү ш., Пресненская наб., 10 йорт, 2 төзелеш) язмача мөрәҗәгать юлларга. Хатта исем-фамилияне, даими теркәлү адресын һәм интернет кирәк булган авылны күрсәтергә кирәк. Бер хат астына берничә кеше имза куя ала.

Татарстанда 2022–2025 елларда әлеге программа ярдәмендә 274 кече торак пунктта база станцияләре урнаштырылды. Соңгы арада гына да республиканың 79 авылында яңа станцияләр ачылды.


Нет комментариев