Сарман районының хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Әсфия Салиховна Миңнегулова Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда актив катнашты.
100 яшьлек ветеранның олы яшен исәпкә алып, 2510 нчы сайлау участогы әгъзалары тавыш бирүне аның өендә оештырды. Гомер буе әмәгать тормышы белән актив кызыксынып яшәгән Әсфия апа бу юлы да ил тормышындагы мөһим вакыйгадан читтә калмады.

Нет комментариев