Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Раилә Асанова җитәкчелегендәге “Иганә” халык керәшен ансамбле җирлектә генә түгел, районда, республикада узган чараларда да актив катнаша.
Халыкның гореф-гадәтләрен саклап, йолаларын, бәйрәмнәрен барлап яшәүче, яшь буынга да үрнәк булып торучы сәнгать осталары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга да бердәм булып килеп, имин киләчәк өчен тавыш бирделәр.
Ләке авылы мәдәният йортында урнашкан 2511 санлы сайлау участогында “Иганә”леләр матур җырлы бәйрәм оештырдылар. Аларга кушылып, авыл халкы да күңел ачты.
Нет комментариев