Валеология табибы 80 яшен тутырды
Һөнәре буенча ветеринар Сафин Ирек Гали улының үз гомерендә башкарган хезмәтләре шактый була.
Партком рәисе, авыл советы җитәкчесе, бүлек начальнигы, авыл хуҗалыгы белгече, оешма җитәкчесе кебек вазифалар өстенә табиб-валеолог булып эшләгән еллары хакында да җылы истәлекләр, матур хатирәләр саклый ветеран. Бүген райондашыбызга 80 яшь тулды. Олуг юбилее белән аны район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәкнең өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рәфыйкова тәбрикләделәр, Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
- Кайда хезмәт куйсам да, эшемне яратып, җиренә җиткереп башкардым, ялганны сөймәдем, - диде Ирек Галиевич.
Бакчачылык белән шөгыльләнә ул, буш вакытларында кулына тальян гармунын ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев